Алексеевск районы "Милли проектларны иң яхшы яктырту өчен" конкурсының Гран-при иясе булды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйровка "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының милли проектларны формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышында тапшырдылар.