Сезонлы авыруларны профилактикалау турында

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Гриппны, ОРВИны шул исәптән COVID-19 коронавирус инфекциясен

индивидуаль профилактикалау

1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

  • Теләсә нинди җәмәгать урыннарына, транспортка, ишек тоткаларына, акчаларга, оргтехникага кагылганнан соң, ашау һәм ризык әзерләү алдыннан сабын белән кулларыгызны юыгыз.
  • Су һәм сабын булмаганда, дезинфекцияләү чараларын яисә бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткаларны кулланырга кирәк.
  • Йөзегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
  • Уртак сөлге кулланмагыз.

2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ҺӘМ БИНАДАГЫ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ

  • ​Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына инаныгыз.
  • Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
  • Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.

3 нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ

  • Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз. Шома прическаларга күберәк өстенлек бирегез (таратылган чәч, битегезгә тиеп, инфицияләү куркынычын арттыра).
  • Көн дәвамында битне һәм борын юлларын 3-4 тапкыр су белән юыгыз.
  • Кочаклашып, үбешеп, кул биреп күрешүләрдән тыелыгыз..
  • Эшегездә азыкны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез.

4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ САКЛЫЙБЫЗ

  • Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән аралашканда кулланыла.
  • Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес итеп кию зарур:

- битлек ныклап беркетелергә, ярыклар калдырмыйча авызны һәм борынны тыгызлап ябарга тиеш;


- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;


- битлекләрне һәр 2 сәгать саен алыштырырга киңәш ителә;


- салган очракта битлек өслегенә куллар белән орынмаска тырышыгыз;


- файдаланылган битлек чүпкә ташланырга тиеш;


- кулланылган битлекне кабаттан кулланмагыз.

  • Бер тапкыр гына кулланыла торган битлек булмаган очракта, өй шартларында марльнең 4 катламыннан берничәне тегәргә мөмкин.
  • Авыруны караганнан соң, битлекне кичекмәстән салырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
  • Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
  • Төчкерү һәм йөткерү вакытында файдаланылган тукыма кулъяулыгын шунда ук алыштырырга, көн саен юарга һәм ике яктан үтүкләргә кирәк. Мөмкин булганда кәгазь кулъяулыкларны файдалану яхшырак.

5 нче КАГЫЙДӘ. БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘР БАРЛЫККА КИЛГӘН ОЧРАКТА (тәннең югары температурасы, туңу, баш авырту, борын тыгылу, йөткерү, сулыш алу кыенлашу)

  • Аралашуларны чикләгез.
  • Өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
  • Ашау һәм эчү өчен аерым савыт-саба кулланыгыз һәм аерым губка белән генә юыгыз.

6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА КИТКӘН ОЧРАКТА

  • Вирус инфекциясе, шул исәптән, коронавирус COVID-19 таралу куркынычы булган зонага барудан сакланыгыз.
  • Барган очракта эш бирүчегә срогын һәм барырга планлаштырган ил турында хәбәр итегез.
  • Куркыныч зонадагы илгә барырга туры килгән очракта 14 көн эчендә кешеләр белән аралашудан тыелыгыз.

ПРОФИЛАКТИКА  -  УЛ  БИК  ГАДИ:

ҮЗЕМ  ТУРЫНДА  УЙЛЫЙМ,  ЯКЫННАРЫМНЫ  КАЙГЫРТАМ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International