Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ДОСААФ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Чистай бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасында булдылар. Ир-атлар хатын-кызларны язгы бәйрәм белән котладылар һәм юлларда үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрделәр.