Үзәк балалар китапханәсеннән мастер-класс

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә гамәли сәнгать белән мавыгучы балалар өчен мастер-класс узды.

Чара 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Кояшлы көн һәм бәйрәм кәефе китапханәдә тиешле атмосфера тудырды. Балалар китапханәчеләр җитәкчелегендә чәчәк композицияләре әзерләделәр. Һәр бала үзенең яраткан әнисенә бүләк итү өчен чәчәкләр сайлауда фантазия күрсәтте. Балаларның мавыгып эшләүләре аларның үз иҗатларыннан һәм шундый иҗади чаралардан ләззәт алуы турында сөйли. Шулай ук 8 Март бәйрәменә багышланган "Назлы март көне" күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара ахырында балалар баллы бүләкләр алдылар һәм мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International