Алексеевск районы авыл яшьләренең 200 мең сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар
2020 елның 20-22 мартында Казанда «Кешеләр өчен авыл. Яшьләрне җирле җәмәгатьчелекне үстерүгә нәтиҗәле җәлеп итү» темасына түгәрәк өстәл узды. Семинарның төп максаты - яшьләрне Татарстан Республикасы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү.
Яшь чикләүләре: 18-35 яшь
Шулай ук, гадәттәгечә, семинар кысаларында «Авылда социаль проектлаштыру» конкурсы узачак . Грант суммасы - 50дән 200 мең сумга кадәр.
Номинацияләр:
- Авыл яшьләренең гражданлык-хокукый грамоталылыгын үстерү;
- Авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу;
- Профориентация һәм үзбилгеләнеш;
- Авылда эшкуарлыкны үстерү;
- Гаилә социаль институтларын үстерү;
- Авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://forms.gle/VRPNeBEXDY9HYZhi7 2020 елның 10 мартына кадәр «Авылда социаль проектлаштыру конкурсына» тамгасы белән.