2020 елның 14 февралендә Казанда А.Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда ел саен Алиш укулары кысаларында «Киләчәк йолдызлары» бөтенроссия конкурсы уздырылды. Укуларда катнашучылар ун номинациядә катнашты. Беренче мәртәбә Алиш укулары 2010 елда үткәрелде. Конкурста катнашучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Киров, Уфа, Оренбург, Кострома, Ярославль, Пенза вәкилләре, шулай ук Татарстан коллегалары бар иде.
Конкурста безнең район балалар иҗат үзәгенең тәҗрибәле педагогик хезмәткәрләре катнашты. Конкурс дипломантларын һәм лауреатларын котлыйбыз:
«Балачакка тугрылык» номинациясендә - Котуева Роза Мәгъсүм кызы;
«Белем баскычы» номинациясендә III дәрәҗә лауреат - Гатина Светлана Вячеславовна;
«Җитәкче урынбасары» номинациясендә I дәрәҗә Диплом –Закирова Нурия Нәбиулла кызы;
«Мәгарифтә ир - ат» номинациясендә I дәрәҗә Диплом-Гайнетдинов Радик Сәйдетин улы;
«Бердәмлек» номинациясендә III дәрәҗә Диплом - Елдашева Надежда Ивановна.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!