Җан башына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм яшүсмерләр (7-15 яшь) өчен "Радуга" шифаханәсенә (Чаллы шәһәре) 23 марттан 15 апрельгә кадәр (24 көн), шулай ук 22 марттан 28 мартка кадәр (7көн) "Крутушка" балалар сәламәтләндерү комплексына (Казан ш., Крутушка б.) түләүсез юлламалар бар.
Юлламалар алу өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Алексеевск штб., Совет мәйданы, 2 йорт.
Элемтә өчен телефон: 2-47-41