Дәүләт хезмәткәрләре игътибарына

2020 елның 28 феврале, җомга

Исегезгә төшерәбез, законнар нигезендә ("Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" Федераль законның 15.1 маддәсе) граждан (муниципаль) хезмәткәр Интернет челтәрендәге сайтларның барлык адреслары һәм (яки) битләре турында мәгълүматларны, шулай ук аларны идентификацияләргә мөмкинлек бирүче белешмәләрне хәбәр итәргә тиеш. Әлеге мәгълүматны Эш бирүчегә 2020 елның 31 мартына кадәр тутырырга һәм тапшырырга кирәк. Хезмәткәрләр үзләренең интернеттагы активлыклары турында алдагы календарь ел эчендә хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International