«Әйдә ШаяРТ!» КВН татар лигасы.
Уенда түбәндәге командалар катнашты:
- "Кушылдык әбиләре" командасы (Татар Майнасы, Түбән Тигәнәле, Зур Тигәнәле авыллары халкы),
- Кыр Шонталысы авылыннан "Каймаклар" командасы,
- Красный Баран авылыннан "Буйдаклар" командасы,
- Урта Тигәнәле авылыннан "Яшь мишәрләр" командасы,
- Коры Көрнәле авылыннан "Почмакта" командасы,
- Урманасты Шонталысы авылыннан "Азман"командасы.
"Иң яхшы мәзәк" дипломы белән "Буйдаклар" командасы бүләкләнде",
"Иң яхшы актер" дипломы белән "Почмакта" командасыннан Шәмсетдинов Илназ,
"Иң яхшы актриса" дипломы белән "Яшь мишәрләр"командасыннан Зарипова Рамилә бүләкләнде. 3 урын - "Яшь мишәрләр" командасы, 2 урын - "Кушылдык әбиләре" командасы, 1 урын - "Почмакта" командасы.
Гран-прины "Буйдаклар" һәм "Азман" командалары бүлеште. Алар Алексеевск районын КВН Татарстан лигасы финалында тәкъдим итәчәк.