Капиталь ремонт программасы буенча район үзәгендә «Куянкай» балалар бакчасы төзекләндерелә

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Капиталь ремонт программасы буенча «Куянкай» балалар бакчасы реконструкцияләнә. "Стройдорсервис+" хезмәткәрләре хәзерге вакытта бинаны ремонт эшләренә әзерлиләр: түбәсен сүтеп, яңасын монтажлау башланган; бинаның бөтен җиһазлары чыгарылган, диварларны һәм идәннәрне әзерләү эшләре бара. Шулай ук бина эчендә кайбер киртәләр дә сүтелгән, чөнки план нигезендә балалар бакчасын киңәйтү каралган.
Ремонттан соң бу мәктәпкәчә учреждение заманча стандартларга җавап бирәчәк һәм балалар, ата-аналар, шулай ук персонал өчен уңайлырак булачак.
Капиталь ремонтка республика бюджетыннан барлыгы 18 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ремонт эшләре вакытында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр башка мәктәпкәчә учреждениеләргә күчерелде: күбесе - «Бал корты» балалар бакчасында, анда өстәмә ике төркем формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International