Ярминкәгә чакырабыз

26 февраль 2020 ел., чәршәмбе

Алексеевскилылар! Район кунаклары! Кышны ярминкә һәм халык күңел ачулары белән үткәрергә чакырабыз! Традиция буенча, Май чабу атнасы район үзәгенең Чиркәү мәйданында бәйрәм белән тәмамланачак. 1 мартта, язның беренче көнендә, сезне киң җәелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә. Сатуда: арзан бәядән яңа ит (сыер ите), ашлык продукциясе (бодай, арпа, ашлык фуражы), печән. Шулай ук Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте, "Эдем" предприятиесе һәм Алексеевск сөт заводы үз продукциясе белән куандырачак. Кунакларны коймак һәм чәй белән сыйлаячаклар. Үзешчән сәнгать артистлары бәйрәм программасы белән сөендерәчәкләр. Балалар һәм өлкәннәрне бәйгеләр, уеннар һәм традицион уеннар көтә. Бәйрәм программасында шулай ук биналар һәм йортларның иң яхшы Яна ел бизәлеше конкурсына йомгак ясау булачак. Халык күңел ачулары һәм сәүдә эшләре сәгать 10 да башлана!
Биләрдә ярминкә шул ук көнне, 1 мартта узачак. Кунакларны авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты һәм бай мәдәни программасы көтә. Башлана иртәнге сәгать 10 да. Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования