Уңайсыз метеорологик күренешләр:
23 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- иртән һәм көндез көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казан шәһәрендә дә).
2020 елның 23 февраленә
2020 елның 22 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 23 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама Аръягы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез, көндез бераз кар, юеш кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚, аязган вакытта -12˚.
Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚.
Юлларда бозлавык.