Бүген Алексеевскида ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада мөхтәрәм һәм хөрмәтле якташларыбызга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" дигән истәлек медальләре, шулай ук район башлыгы Сергей Демидовтан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
🌟 Банницын Павел Александрович Алексеевск районының Мурзиха авылында туа. Сугыш вакытында "Память Ленина" колхозында төрле эшләрдә эшли, үгезләр җигеп басу сөрә. 1946 елда Павел Александровичка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырыла. 1952 елда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Эчке эшләр министрлыгында, аннан 15 ел заводта транспорт җитәкчесе булып эшли, шуннан ул лаеклы ялга чыга.
🌟 Барченков Павел Никитович Куйбышев районының Пановка авылында күп балалы гаиләдә туа. 8 яшеннән үк «Красная звезда» колхозында эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән урак ура, печән чаба.
🌟 Будкин Виктор Флегонтович Балык Бистәсе районының Масловка авылында туа. 1932 елда аның гаиләсе Алексеевскига күчеп килә. Сугыш елларында «Красный Восток» совхозында эшли, үгезләр җигеп җир тырмалый, үлән чаба, икмәк җыя.
🌟 Новиков Анатолий Петрович Алексеевск бистәсендә туган. Сугыш елларында «Тельман» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1954 елда армиядән кайткач, «Артель Ударница» га машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген лаеклы ялга чыкканчы шунда башкара.
🌟 Шеланов Георгий Константинович Алексеевскида туа. Сугыш елларында әтисе белән бергә итек тегү цехында эшли, армия өчен аяк киемнәре, итекләр һәм фронт өчен күн итекләр тегәләр.
🌟 Лягин Александр Петрович Алексеевск районының Лебяжье авылында туа. Сугыш елларында «Россия» колхозында, сөт-консерв комбинатында эретеп ябыштыручы булып эшли.
🌟 Естюнин Николай Петрович Алексеевскида күп балалы гаиләдә туа. 1943 елда 4 сыйныфны тәмамлый һәм мастерскойга слесарь өйрәнчеге булып эшкә урнаша. «Красный Восток» совхозында мастерскойда эшли. Аннан кирпеч заводында эшләп, лаеклы ялга чыга.
🌟 Садовников Николай Иванович Алексеевскида туа. 12 яшеннән үк "Тельман" исемендәге колхозда эшли башлый. Ул бөтен гомерен махсус элемтәдә эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
🌟 Анастасия Алексеевна һәм Алексей Иванович Минеевлар Алексеевск районының Ямкино авылында туалар. Сугыш елларында өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә «Свободный труд» колхозы кырларында хезмәт куялар. Алар икесе дә «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдылар.
