Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск районына эш йомышы белән килде

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск районына эш йомышы белән килде. Министр район башлыгы Сергей Демидов белән бергә «Биләр урманчылыгы» һәм «Биләр урман хуҗалыгы» хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашу кысаларында 2019 елгы эшкә йомгак ясалды, 2020 елга бурычлар куелды.
Предприятиеләр эшчәнлеге турында «Биләр урманчылыгы» ДКУ җитәкче – урманчысы Рамил Нуруллин һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Александр Рузанов сөйләде.
Равил Кузюров үз чыгышында катнаш урманнарны үстерү кирәклегенә басым ясады. Моннан тыш, министр сүзләренә караганда, җирдән файдаланучылар белән эшне көчәйтергә кирәк, аларның эшчәнлеге өчен урманчы-инспекторлар тулы җаваплылык тота.
Ведомствоның планнарында: техник базаны яңарту һәм су сибү комплекслары станциясен урнаштыру. Шулай ук инспекторлар составының акчалата күләмен арттыру мәсьәләсе дә карала.
Район башлыгы Сергей Демидов предприятиеләрнең коммерция эшчәнлегенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә Алексеевскида парк төзеләчәге турында сөйләде.
Муниципалитет башлыгы республика җитәкчелегенә районнарда урманчылыкны үстерүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелыш тәмамлангач, ведомство бүләкләре һәм район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International