"Безнең Татарстан" конкурсы турында

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул ителә башлады!
 
Синең тормышка ашырырга теләгән идеяң бар, тик ничек икәнен белмисеңме?
10 мәйданчыкның берсендә проектыңны теркәп куй, профессионаллар советы һәм инвесторларга 300 000 сумга кадәр ярдәм ал.
 
Форумның 10 тематик мәйданчыгы 2020:
- «Инновацияләр территориясе»
- «Архитектура территориясе»
- «Мәдәният һәм сәнгать территориясе»
- «Эшмәкәрлек территориясе»
- «Яхшылык территориясе»
- «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе»
- «Спорт территориясе»
- «Кече ватан территориясе»
- «Гражданлык җәмгыяте территориясе»
- «Куркынычсызлык территориясе».
 
Катнашырга әзерме? 2020 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәл!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International