Алексеевск хоккейчыларының җиңүе

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Ике истәлекле датага Алексеевск спортчылары район башлыгы кубогына хоккей буенча турнир багышлады. 15-16 февральдә Биләрдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче уеннар узды. Ярышларда дүрт команда катнашты: "Керамика-Маркет", Юеш Көрнәле, Урта Тигәнәле командасы һәм Татмайна-Биләр җыелма командасы.
Киеренке көрәштән соң, спорт азартында «Керамики-Маркет»командасы җиңү яулады. Көмеш медаль-Татмайна һәм Биләр җыелма командаларында. Пьедесталның өченче баскычында-Юеш Көрнәле командасы. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International