Хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы өч яшькә кадәрге баланы карау ялындагы хатын-кызлар игътибарына. «Демография» милли проекты кысаларында Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 3 яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган, агымдагы ел ахырына кадәр эшкә чыгарга ниятләгән хатын-кызларны бушлай укытуга төркем туплый. Укыту юнәлешләре: «В категориясе йөртүчесе», «Маникюрша», «Парикмахер», «1С предприятие» һәм башкалар.
Тулырак мәгълүмат алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә. Алексеевск ш.т.б., Ленин ур., 87 й. Тел. 8(84341)2-48-31