Яңа билгеләү

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Алексеевск районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Радик Әхмәтҗанов билгеләнде. Бүген Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге шәхси составын Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары эчке хезмәт генерал-майоры Алексей Завгороднев тәкъдим итте. Министр урынбасары яңа җитәкченең һөнәри осталыгын һәм квалификациясен билгеләп үтте. Район башлыгы Сергей Демидов Радик Әхмәтҗановка хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International