Алексеевск районы эшчәнлегенә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров йомгак ясады. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов үз докладында демография, икътисад һәм социаль өлкә мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Зур Полянка авыл җирлегенең эшчәнлеге турында авыл җирлеге җитәкчесе Марина Афанасьева сөйләде. "Родина" колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге турында сөйләде.
Утырышны Әсгать Сәфәров йомгаклады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программаларның күбесе нәкъ менә авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Ә Алексеевск районының Яхшы икътисади базасы бар, чөнки район территориясендә берьюлы берничә эре предприятие үз эшчәнлеген алып бара. Шулай ук муниципалитетның турбизнесны үстерү өчен лаеклы базасына ия булуы да билгеләп үтелде. Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чараларына, шулай ук халык санын алуга әзерлек барышына бәя бирелде. Әсгать Сәфәров алексеевскилыларга сайлауларда һәм гражданнарның үзара салым программасында актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш барышында алексеевскилыларга югары бүләкләр тапшырылды.
Тулырак мәгълүматны "Заря"газетасының яңа чыгарылышында укыгыз.