Җирле товар җитештерүчеләр күргәзмәсе

2020 елның 14 феврале, җомга

Район сессиясе алдыннан җирле товар җитештерүчеләрнең продуктлар күргәзмәсе булды. Делегация "Мостовик", "Керамика-Маркет", "Алексеевская Керамика", "Эдем" ҖЧҖ, Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятьләре, кошчылык фабрикасы, Нәфис туку фабрикасы, "Умарта" кооперативы продукциясе белән танышты. Шулай ук фермер Илдар Гомәров һәм Хәмитов КФХ үз продукциясен тәкъдим итте.
Ә район Мәдәният йорты янында кулдан ясалган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International