Бер тапкыр түләнә торган түләү 2020 елның апрелендә яки маенда түләнәчәк һәм пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә китереләчәк.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Россия Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр мәҗбүри рәвештә башкарылачак.
75 мең сум каралган:
1) Бөек Ватан сугышы инвалидларына,
2) «Ветераннар турында» 5-ФЗ номерлы федераль законның 2 маддәсендәге1 пунктының 1-3 пунктчаларында күрсәтелгән затлар арасыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
3) Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән концлагерьларның элеккеге тоткыннарына, гетто һәм мәҗбүри тоту урыннарына,
4) Бөек Ватан сугышы, Финляндия белән сугыш, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм тол ирләренә,
5) вафат булган инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына һәм тол ирләренә.
50 мең сум каралган:
6) «Ветераннар турында» 5-ФЗ номерлы федераль законның 2 маддәсендәге 1 пунктының 4 пунктчасында күрсәтелгән затлар арасыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
7) нацист концлагерьларының, төрмәнең һәм геттоларның балигъ булган тоткыннарына.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына “Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында” 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы РФ Президенты Указы нигезендә югарыда санап үтелгән түләүләргә өстәмә рәвештә ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата түләү башкарыла.
Шулай ук, Россия Федерациясе Пенсия фонды линиясе буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына гамәлдәге законнар нигезендә түбәндәге түләүләр гамәлгә ашырыла: пенсия, айлык акчалата түләү, айлык өстәмә матди тәэмин итү, шулай ук Җиңү көненә багышланган еллык акчалата түләү.