«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәге базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 2019 елда Татарстан агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы техникасы өчен ремонт эшләрен стимуллаштыру буенча чаралар күрү кирәклеген билгеләп үтте. Утырыш барышында Президент шәһәр халкы исеменнән авыл кешеләрен сыйфатлы табигый продукция белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. Узган 21 авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында республиканың эре шәһәрләрендә 1,4 млрд сумлык продукция сатылган.
Коллегия азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Якташыбыз Ильяс Әхмәтов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде