Якташыбызга бүләк

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Алексеевск студенты Татарстан Президентының махсус дәүләт стипендиясен алды. 
Лаеклы бүләкне аңа ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырды. 
Алексеевск аграр көллиятенең 4 нче курс студенты Татьяна Фадеева Татарстан Республикасы Президентының махсус дәүләт стипендиясен алган туксан иң яхшы студенты арасына керде. Тапшыру тантанасы Казан университетының император залында узды. 
Махсус стипендия укучыларга фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында бик яхшы өлгереш, җиңү һәм призлы урыннар өчен билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International