Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ». Татарстан «Россия лидерлары 2020» конкурсының ярымфиналистлар саны буенча Идел буеның 5 нче төбәгенә керде. Түбән Новгородта узачак ярымфинал ярышларында республиканың берьюлы 49 кешесе катнашачак. Бу хакта конкурс матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ярымфиналга дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 335 катнашучыны чакырдылар: Түбән Новгородтан - 48 кеше, Самара өлкәсеннән - 41, Башкортостаннан - 50, Татарстаннан - 49 кеше», - дип билгелиләр оештыручылар. Конкурста катнашучыларның иң азы Ульяновск өлкәсен һәм Марий Элны тәкъдим итәчәк. Бу регионнарның һәрберсеннән ярымфиналга бары тик җиде кеше генә барып җитте.
Гыйнварның соңгы көнендә Түбән Новгородта кабат компьютер тесты узачак, анда катнашучылар онлайн-этап нәтиҗәләрен расларга тиеш булачак. Әгәр дә конкурсант кабат компьютер тестын уза алмаса, ул алдагы сынауларга кертелмәячәк.
Ярымфиналның ике төп көнендә, 1 һәм 2 февральдә, конкурста катнашучыларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә һәм финалга чыгу өчен үзләрендә бәя бирү чараларында көрәшергә туры киләчәк. Программада мастер-класслар һәм төрле аналитик эшлекле уеннар планлаштырылган. 2 февраль кичендә Идел буе федераль округыннан йомгак ясалачак һәм финалистлар билгеләнәчәк, аларны Сочига конкурс финалына чакырачаклар.
«Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директоры һәм «Россия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров хәбәр иткәнчә, Россиядә барлыгы 11 ярымфинал узачак. Аларның сигезе төбәк, ә өчесе - специализация ярымфиналлары булачак. Ярымфиналда 3,3 мең идарәче катнашачак, шуларның 300е финалга узачак. Алар барысы да 1 млн сум күләмендә белем бирү гранты алачак. Илнең әйдәп баручы идарәчеләре остазлары булган 100 катнашучы конкурста җиңүче булачак.
«Россия лидерлары» конкурсы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия - мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты - лидерлык сыйфатларының һәм идарә итү компетенцияләренең югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. 2020 елда конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 68 иленнән 233,8 меңнән артык гариза кергән.