Әгәр сездә градусник, яки башка терекөмешле прибор ватылса түбәндәгеләрне башкарырга кирәк

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Әгәр сездә градусник, яки башка терекөмешле прибор ватылса түбәндәгеләрне башкарырга кирәк

  • Һава үтеп керү һәм бинада температура түбәнәю өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда никадәр җылырак булса, металлның парга әйләнүе шулкадәр активрак бара).
  • Кешеләр һәм йорт хайваннарының прибор ватылган бүлмәгә керүен чикләргә.
  • Резин перчаткалар киеп, суда чылатылган гәҗит белән һәм йөзегезгә марля бәйләвече япкан килеш бераз вакланган терекөмешне җыегыз, иң вак шарларны лейкопластырь белән дә җыярга мөмкин.
  • Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм тыгыз итеп ябыгыз. Су - терекөмеш парга әйләнмәсен өчен кирәк. Әлеге савытны чүп-чар үткәргеченә, унитазга ыргытмагыз, урамга агызмагыз!
  • Щетка яки пульверизатор ярдәмендә куертылган марганцовка эремәсе белән терекөмеш җыелган урынны һәм савытны эшкәртегез.
  • Якынча бер сәгатькә калдырыгыз, аннары сабын+сода эремәсе белән юыгыз(40 г. хуҗалык сабыны һәм 50 г. азык содасын бер литр суда эретегез).
  • Тәүлек буе бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне су белән юарга мөмкин.
  • Авызыгызны марганцовканың сыек кына ясалган эремәсе белән чайкатыгыз һәм активлаштырылган күмернең 2-3 таблеткасын кабул итегез - бу организмга токсиннарның йогынтысын киметәчәк.

         Демеркуризация (терекөмешле пычратуларны бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү буенча чаралар) үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International