Пенсияне индексацияләү турында

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен индексацияләү 6,6% тәшкил итә.
Индксациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5686,25 сумга кадәр арткан, пенсия коэффициенты бәясе - 93 сумга кадәр. Индксация нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясе Россия буенча уртача 1 мең сумга арта, ә аның уртача еллык күләме 16,5 мең сум тәшкил итә.
Һәр пенсионерның пенсиясенә өстәмә, ала торган пенсиянең күләменә карап. 2020 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең күпмегә артуын белү өчен, алынган пенсиянең күләмен 0,066 (6,6%) тапкырларга кирәк.
Мисал: эшләмәүче пенсионерның инвалидлыгы буенча хезмәт пенсиясе 10137 сум тәшкил итә. Индксациядән соң 1 гыйнвардан пенсияләр 669 сумга артачак һәм 10806 сум тәшкил итәчәк. Икенче мисал: эшләмәүче пенсионерның картлык буенча хезмәт пенсиясе 16437 сум тәшкил итә. Индексациядән соң 1 гыйнвардан пенсияләр 1085 сумга артачак һәм 17522 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International