2019 елда Алексеевск районы
кулланучылар базарындагы
вәзгыять турында мәгълүмат.
2019 елның гыйнвар-декабрь айларында Алексеевск районы буенча 163 мөрәҗәгать кергән (2018ел дәрәҗәсеннән 3,2 %ка югары), шулардан 150 телдән мөрәҗәгать (21 - шәхси кабул итү барышында, 129 - телефон аша), 13 - язмача мөрәҗәгать.
161 мөрәҗәгать кулланучылар файдасына хәл ителде, кулланучыларның телдән мөрәҗәгатьләре буенча "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә консультацияләр бирелде.
2019елның гыйнвар-декабрь айларында кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде: 38 чара оештыру һәм үткәрүдә (2018г дәрәҗәсеннән 5,6%ка югары) катнашты. Хуҗалык субъектлары өчен (киңәшмәләр, өйрәтү семинарлары), кулланучылар өчен 86 чара үткәрелде (гражданнарның күчмә кабул итүләре, консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар, уку учреждениеләрендә кулланучылар белемнәрен пропагандалау һәм башкалар), 2018г дәрәҗәсеннән 4,9%ка югарырак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы