Дөнья кубогы безнең спортчыда

2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Якташыбыз Габдеҗәлил Сөләйманов Дөнья кубогын яулады һәм билбау көрәше буенча Халыкара турнирда чемпион булды.

Россия җыелма командасы составында Габдеҗәлил Уфа шәһәрендә 6 ноябрьдән 10ына кадәр үткән ярышларда катнашты. Безнең спортчы, Дөнья кубогы чемпионатында  һәм ир-атлар арасында ирекле һәм классик стильләрдә билбау көрәше буенча “Гран-при” III Халыкара турнирында лаеклы катнашып, ирекле стильдә дөнья чемпионы булып, беренче урынны һәм Дөнья кубогын яулады.
Ә 9 ноябрьдә Габдеҗәлил, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Россия, Кыргызстан, Монголия, Казахстанның көчле көрәшчеләрен ике ярышта җиңеп, классик стильдә Халыкара турнир чемпионы булды, командага ике алтын медаль китерде. Баллар суммасы буенча бу ике ярышта Габдеҗәлил халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International