Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслашу программасы буенча эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләреннән заявкалар җыя башлады

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслашу программасы буенча эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләреннән заявкалар җыя башлады

 

Республикада инде беренче ел гына эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләренең чыгымнарын финанслау программасы уңышлы эшләп килә. Бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциягә карамаган ширкәтләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы бюджетыннан үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 07 сентябрендәге 798 номерлы карары редакциясендә) белән билгеләнде.

2019 елда республика бюджетыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциягә карамаган ширкәтләрнең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслауга 83,6 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бакчачыларга 32,8 км суүткәргеч, 19,4 км эчке юл, 80,4 км электр үткәргече ремонтына чыгымнар кайтарылды, шулай ук 4 трансформатор сатып алынды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елда күрсәтелгән эшләрне башкаруга документлар җыю эше башланды. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны уртак финанслау программасында катнашырга теләүче бакчачылык һәм коммерциягә карамаган ширкәтләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 313 каб., тел. 292-27-73.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International