Уңайлы булмаган метеорологик күренешләр: 2020 елның 13 гыйнварында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә буран, көчле көньяк-көнбатыштан искән җил 15-20 м/с тизлекләре көтелә,
иртән, көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча:
2020 елның 13 гыйнварына
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә бераз кар. Иртән, көндез кар, юеш кар.
Аерым районнарда буран; иртән, көндез бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с.
Минималь температуралар төнлә -5..-8˚.
Көндез иң югары температура -1... 2˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре.