Татарстан игенчеләренә бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама җыярга кирәк булачак

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг минераль ашлама кертергә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, республикада быелгы чәчү мәйданы 2,8 млн га тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварына минераль ашламалар гамәлдәге матдәгә 46,1 мең тоннадан артык кайтарылган. 

«Бу бер гектар чәчүлеккә 16,5 кг, ягъни фаразга 23,5% тәшкил итә. Узган елның 1 гыйнварына 15,2 кг (гектарга караган) минераль ашлама тупланган, бу елның шул ук вакытына күрсәткече 1,3 кг га артыграк», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Агымдагы ел башына минераль ашламалар иң күп тупланган районнар: Зәй муниципаль районында - бер гектарга 46,6 кг (ягъни фаразга карата 66,6%). Шулай ук бу күрсәткеч буенча алдынгылар өчлегендә Тәтеш районы - 44 кг (62,8%) һәм Сарман районы - 40,1 кг (57,3%) районнары.

«Шунысы игътибарга лаек, бу һәм кайбер башка муниципаль районнарда минераль ашламалар туплану темплары узган сезонга караганда югарырак», - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Агымдагы елның 1 гыйнварына Түбән Кама районында минераль ашламалар туплау буенча фараз күрсәткече 48,4 %ка үтәлде, Саба районында - 46,6 %ка, Кукмара районында - 41,1 %ка, Азнакай районында - 40,2 %ка (республика буенча уртача күрсәткеч - 23,5 %).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматына караганда, минераль ашламалар туплау темпларының түбән булуы Әгерҗе, Кама Тамагы, Лаеш, Апас, Яңа Чишмә, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч, Алабуга районнарында күзәтелә, анда фаразланган күрсәткечләр 10%тан да кимрәк үтәлгән.

Алда хәбәр ителгәнчә, 2020 елда республикада үсемлекчелек продукциясен җитештерүне 10%ка арттыру бурычы куелган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International