Волейбол буенча Алексеевск районы Башлыгы кубогы иясе билгеләнде

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 гыйнвар көнне 1 нче спорт комплексында һәм беренче мәктәптә, предприятие һәм оешмалар арасында узган XI Спартакиада кысаларында, район башлыгы Кубогына волейбол турниры булып узды.
Ярышларда 8 команда катнашты.

1 урын өчен матчта Биләр-1 һәм 3 нче мәктәп командалары очрашты. 2: 0 исәбе белән Биләр командасы җиңү яулады. Өченче урынны бистәнең икенче мәктәбе коллективы алды, ул 3нче урын өчен матчта "Алексеевскдорстрой"спортчыларын отты.
Барлык призерлар да грамоталар һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр .
Кубок көнендә "Алексеевскдорстрой" командасының бер уенчысы Дмитрий Харитоновның туган көне булды һәм команда әгъзалары аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International