“РИТЕК” ААҖ һәм “Лукойл” хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының 3нче конкурсында “Мәдәният һәм спорт”, “Шәфкатьлелек” номинацияләрендә “Красный восток” авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова һәм Алексеевск китапханәләр системасының 4нче филиалы – авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Татьяна Счастлива призерлар булды.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” чарасы конкурсында катнашкан Светлана Некрасова 210 мең сумлык Грант отты. Әлеге акча төп максаты гаилә җепләрен, ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен,тугрылыгын ныгыту булган чаралар проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, балаларны гаилә тормышы кыйммәтләренә һәм традицияләренә, аларның иҗади сәләтен үстерүгә җәлеп ителгән кайбер чаралар үткәрүне күздә тота. Шуның нигезендә “Мәхәббәт һәм тугрылык” дигән баш астында мәнфәгатьләр буенча клуб, шулай ук китаплар һәм журналлар уку, мәдәни һәм халык традицияләрен өйрәнү һәм үстерү, балаларны һәм яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләү, рус халкының фольклорын һәм төрле милләтләр мәдәниятен өйрәнү өчен шартлар булдыру планлаштырыла. Мәдәни-агарту учреждениесенең яшьләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе нәти-җәсендә яшьләрдә җәмгыятьнең ячейкасы булган гаиләгә җаваплы караш формалаштырылачак, өлкән буын тәҗрибәсен һәм традицияләрен үзләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мөмкин-леге барлыкка киләчәк.