Ялкында Яңа ел чыршысы утлары кабынды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Авылның төп мәйданында Яңа ел алды бәйрәме узды. Бәйрәмгә килгән авыл халкы матур итеп бизәлгән чыршы һәм кар сыннарын күрделәр. Бәйрәм кунаклары әкият персонажлары белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар һәм баянга кушылып җырлар җырладылар. Кыш бабай белән бергә алар күңелле итеп биеделәр һәм конкурсларда катнаштылар. Үзешчән артистлар башкаруында Яңа ел җырлары яңгырады,  халык чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International