2 нче Алексеевск мәктәбендә "Ел укытучысы" район конкурсына  йомгак ясадылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

 

 

Яңа ел алдыннан район данын республика этабында яклаячак иң яхшы укытучыларның исемнәре билгеле булды.
«Ел укытучысы» конкурсының зона этабында  2 нче Алексеевск урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Илдус кызы Җиһаншина, 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Екатерина Юрьевна Осипова катнашачак.

"Педагогик дебют" номинациясендә район данын 2 нче Алексеевск  урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тамара Артуровна Мхитарян  яклаячак.

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Биләр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Раиф кызы Әбрарова җиңде. «Ел тәрбиячесе» номинациясендә "Бал корты" балалар бакчасыннан Фәнүзә Рәниф кызы Вәлиева һәм «Кояшкай " балалар бакчасыннан Светлана Анатольевна Веретенникова катнашачак.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, «Ел укытучысы» республика конкурсы җиңүчесе Вероника Скалова һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Диләрә Шакирова бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International