Бүген Алексеевск районында  республика семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

 

Бүген Алексеевск районында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу кысаларында сүз архив мәгълүмат системасы эше, документларны саклау,  күп функцияле үзәк һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды  белән ведомствоара хезмәттәшлек турында барды. Гөлнара Зәкәри кызы билгеләп үткәнчә, барлык муниципаль архивларда да диярлек капиталь ремонт үткәрелгән, склад саклау системалары сатып алынган. Хәзерге вакытта архив документларын санлаштыруга да зур игътибар бирелә. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда 188 665 саклау берәмлеге исәпләнә. Архивларның эшен оештыру турында Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлеге җитәкчесе Людмила Стеничева сөйләде. Ә белешмә-эзләү системалары һәм комплектлау буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы шәхси гаилә архивларының кыйммәте турында сөйләде. Аннары семинар "Сорау-җавап" форматында дәвам итте.  Республиканың муниципаль архивлары җитәкчеләре аларны кызыксындырган сорауларны бирделәр. Архив ярдәмендә дәверләр бәйләнеше, мәдәният һәм иҗтимагый тормышның үсеш тарихы саклана. Бу архивның мәдәни-тарихи мәгълүмат чыганагы буларак әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International