29 декабрьдә Алексеевск ш.т. б. кешесе, тыл хезмәтчәне Николай Петрович Естюнин район активыннан 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырылды.
Естюнин Николай Петрович тумышы белән Алексеевск кешесе. Ул күп балалы гаиләдә туып-үсә. Сугыш вакытында мастерскойда слесарь өйрәнчеге булып эшли. Сугыштан соң, армиядән кайткач, 1954 елда «Красный восток» совхозында эшли. 1956 елда өйләнә, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Николай Петровичның ике оныгы һәм оныкчыгы бар. Ул гадәти булмаган, оныкчыкларын чиксез яратучы кеше. Шунысы игътибарга лаек, Николай Петрович оныкчыклары һәм оныклары саны буенча бер алманы алты сортлы итеп тәрбияләп үстергән.