Алексеевскида төп чыршы ачылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Алексеевскида төп чыршыны Кыш бабайлар парады, уеннар, әйлән-бәйлән һәм матур салют кабызды!

Чиркәү мәйданында зур Яңа ел алды чарасы башланды. Яшел чибәркәй утларының ничек кабынуын карарга балалар һәм олылар күп килде. Быел чыршы беренче тапкыр район үзәгенең төп мәйданында урнаштырылды. Балалар өчен "Күңелле стартлар"," Кар баталияләре","Казаклар тиры" кебек конкурслар һәм уеннар әзерләнгән иде, алар мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде.  Мәйданда фотозона һәм коймак белән чәй эчү оештырылды.

Алексеевскилыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Сергей Демидов котлады, ул бөтен  кешегә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Кыш бабай һәм Кар кызларының йөреше бәйрәм халәтен тагын да тулыландырып җибәрде. 50 пар әкият персонажы балалар белән чыршы утларын  кабызу һәм әйлән-бәйлән уйнау өчен бистә  урамнары буйлап  төп чыршы янына  узды. Мәйданны якты утлар белән бизәп, алексеевскилылар күңелендә Яңа ел кәефе тудырган матур салют берәүне дә битараф калдырмады. Бәйрәм «Музыкаль фейерверк» исемле Яңа ел фильмын карау белән тәмамланды. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу фильм «Заря» ("Таң")  газетасы сайтында 31 декабрь кичендә урнаштырылачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International