"Алексеевскдорстрой”ның төп базасы территориясендә ремонт-механика мастерскойларының яңа бинасы ачылды.
Бу мастерской - ике еллык хезмәт һәм шактый гына финанс чыгымнары нәтиҗәсе. Матди-техник базаны шулай яңарту нәтиҗәсендә предприятие хезмәткәрләре иң җиһазландырылган эш урыннары һәм җитештерү эшчәнлеге өчен тагын да уңайлырак шартлар белән тәэмин ителде. «Алексеевскдорстрой» ның директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев төзүчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, «Стройдорсервис+» ның генераль директоры Илгиз Зайдаров белән ачылыш тантанасын уздырды.