Социаль яклау бүлеге түләүләр турында хәбәр итә

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

 

Социаль яклау бүлеге түләүләр турында хәбәр итә

«Демография» илкүләм проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында 2019 елда республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 6 нчы бүлеге тарафыннан бала туу уңаеннан гаиләләргә түләүләр  башкарылды:

 - беренче һәм өченче бала туу сәбәпле бер тапкыр бирелә торган түләү.

 Беренче бала туу  уңаеннан  бер тапкыр бирелә торган түләү күләме - 50 000 сум,   өченче бала өчен  100 000 сум тәшкил итә. 2019 елда бер тапкыр бирелә торган түләүне безнең районда 46 гаилә алды;

- беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан ай саен 8896 сум күләмендә акча түләнде. 2019 елда безнең районда әлеге акчалата ярдәмнән 41 гаилә файдаланды  (гомуми сумма 365 мең сум).

Исегезгә төшерәбез, бала 2018 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк тумаган булса, беренче балага пособие алырга мөмкин. Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү  (тору)   яки фактта яшәү урынындагы социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: Яңа ел бәйрәмнәрендә республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 6 нчы бүлеге беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан ай саен түләүгә гражданнарны 2020 елның 2,3,4,6,8 гыйнварында иртәнге 9 дан көндезге 2 гә кадәр  кабул итәчәк.

 

 

 

 

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International