Синең кешеләрең, район!

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

2019 елның 23 декабрендә  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары

  Н.П.Чурин, социаль яклау бүлеге башлыгы Е. А. Хәмзина,

район ветераннар советы рәисе Е. С. Макарихина, 

Лебяжье авыл җирлеге башлыгы М. Б. Зверев тыл хезмәтчәне,  Лебяжье авылында яшәүче  Тютина Татьяна Петровнаны  90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа

РФ Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасы,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А.Демидов исеменнән бүләк, азык-төлек пакеты  һәм котлау  открыткасы тапшырдылар.

Татьяна Петровна Тютина Алексеевск районының Лебяжье авылында туа. Сугыш вакытында бала чагында колхозда төрле авыр эшләрдә эшли. 1950 елда кияүгә чыга, ике кыз бала табып, аларны тәрбияләп үстерә, Алексеевск  районының «Россия» колхозында 15 ел сыер савучы булып эшли. Татьяна Петровнаның өч оныгы, алты оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы  бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International