Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд. сум, эшкәртү сәнәгатенә - 44 млрд. сум. Шундый белешмәләрне шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бирде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Инвестицияләрнең күпчелеге югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелде, болар- сөт комплекслары, кош фабрикалары, ит комбинатлары, элеваторлар һәм башкалар. “Безнең өчен инвестицияләр - бу технологик базаны модернизацияләү, җитештерү фондларын яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру”, - дип ассызыклады министр.
Соңгы 5 елда 30 мең савым сыерына исәпләнгән 28 заманча сөт комплексы файдалануга кертелде. Инвестиция кертемнәре терлекләр санын арттыруга, генетика мөмкинлеген көчәйтергә һәм савым сыерларның продуктлылыгын 44%ка арттырырга ярдәм итте. Бу сөт җитештерүдән акчалата керемне елга 25 млрд. сумга җиткерергә мөмкинлек бирде. “Якындагы ике елда 17 мең терлеккә исәпләнгән тагын 24 сөт комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу проектларны 20 млрд. сумга якын инвестицияләр белән гамәлгә кертү республикага сөт күләмен елга 2 млн. тонна дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк.
Тармакны техник һәм технологик модернизацияләү өчен машина-трактор паркы үстерелә. Моның өчен эчке инвестицияләү мөмкинлекләре дә, шулай ук өстәмә заем ресурсларын җәлеп итү һәм лизинг схемасы да кулланыла. Ел саен авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 5 млрд. сумлык техника сатып алына, бу тармакның энергетик куәтен арттыра: соңгы биш елда бу күрсәткеч 100 гектар чәчүлеккә 11 ат көченә артты, бу инде авыл хуҗалыгы производствосының икътисадый нәтиҗәлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен 5 елда 1 млн. сумнан 2 млн. сум җиткерүне тәэмин итәргә ярдәм итте. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту өчен «60х40 программасы» зур стимул булып тора.
2016 елдан машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасы эшли башлады, анда чыгымнарның 30%ын финанслау күздә тотыла. Шул вакыт эчендә 265 объект ремонтланды, финанс кертемнәре 642 млн. сум тәшкил итте. Машина-трактор паркларын тиешле халәткә китерү аркасында авыл хуҗалыгы машиналарына вакытында һәм сыйфатлы ремонт ясап булды.
Санлы технологияләрне гамәлгә кертү үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә. Уңдырышлылык күрсәткечләрен арттыру һәм җитештерү барышын оештыруга чыгымнарны киметү өчен яңа системалар кертелә. Бүгенге көндә нәтиҗәлелекне арттыру өчен перспектив юнәлеш буларак, авыл хуҗалыгы техникасы спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазлана. Биш елда 4 мең бер. авыл хуҗалыгы техникасына спутник күзәтүе системасы урнаштырылды. Ягулыкны азрак сарыф итү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен чәчүлекләрне контрольдә тоту системасы кулланыла.
Чыгымнарны оптимальләштерү һәм табышлы инвестицияләр кертү өчен техника газ-мотор ягулыгына күчерелә. Бүген моның 30% хакы субсидияләнә. АПК предприятиеләрендә 500 гә якын машина табигый газда эшли.
“Стационар измә үзәкләрен булдыру проектын гамәлгә кертү үсемлекчелек продукциясен җитештерүгә алга таба инвестицияләр кертүнең ачык мисалы булып тора
Җайланмалар хакын компенсацияләү өлешендә дәүләт ярдәме 60% ка җитә. 2018 елдан Министрлык тарафыннан бу проект анонсланды. Бүгенге көнгә 100 дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы суның катылыгын һәм әчелеген киметү җайланмасын урнаштырды һәм аннан нәтиҗәле файдалана”, - дип өстәде Марат Җаббаров.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге