Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

2019 елның 20 декабре, җомга

Киләсе ел - ил өчен әһәмиятле ел, чөнки халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең җитмеш биш еллыгы билгеләп үтеләчәк. Яңа ел алдыннан да районда бу датага багышланган берничә чара узды. Бу материалда аларның иң якты мизгелләре турында сөйлибез.

18 декабрь көнне Г.С. Боровиков исемендәге өченче мәктәптә «Советлар Союзы Геройлары - безнең якташларыбыз» дип исемләнгән чара узды.

- Өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына якташларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр һәм алар белән патриотизм турында сөйләштеләр, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Боровикова. – Кызыклы әңгәмә барышында балалар патриот - ул лидерлык сыйфатларына ия, социаль активлык күрсәтә, үз гаиләсенә, мәктәпкә, кече ватанына хөрмәт белән карый торган кеше, дигән фикергә килделәр. Соңыннан мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

 

***  

Кр. Баран авылы мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" исемле  район смотр-конкурсы узды.

Смотрда Кр. Баран, Шәмә, Зур Тигәнәле, Зирекле, Биләр, Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре катнашты. Бу көнне клуб сәхнәсендә төрле яшьтәге һәм  төрле буын кешеләре җырлар, шигырьләр башкардылар, хикәяләр укыдылар, шулай ук сугыш елларыннан    сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр.

 

Җиңү паркында "Хәтер стеналары» өчен  Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган алексеевскилыларның фоторәсемнәре кирәк.

 

Җиңү паркын реконструкцияләү уңаеннан туган як музее Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләре һәм мәгълүматы булган электрон фотофайллар булдыру буенча эш алып бара. Алексеевск авылында туып-үскән кешеләрнең фоторәсемнәре "Хәтер стенасы"дип исемләнгән керү аркасын рәсмиләштерү өчен кирәк. Бүгенге көндә музей карамагында 1941-1945 елларда хәбәрсез югалган, дошман әсирлегендә һәм госпитальләрдә яралардан һәм авырулардан үлгән авыл кешеләренең 80 гә якын фотосы бар. "Хәтер стенасында" үзенең фронтта һәлак булган  алексеевскилы туганының  фотосурәтен урнаштырырга һәм мәңгеләштерергә теләгән бистәдә яшәүчеләргә үзләрендә булган  фоторәсемнәрне  музейга тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International