Чәршәмбе көнне Идел буе спорт һәм туризм академиясендә спорт елына йомгак ясалды.
«Ел спортчысы» премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовны «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база олимпия төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә җиңгән өчен бүләкләде. Ә Алексеевск спорт мәктәбе 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл районнары арасында иң яхшысы дип танылды!
Спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбировка бүләкне дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белән бергә тапшырды. Мондый югары дәрәҗәне мәктәп коллективы, Татарстанда иң яхшы булып калып, икенче ел тота инде.
Шулай ук бу кичтә сәхнәдә халыкара аренада үзләрен уңышлы күрсәткән көрәшчеләребезне дә хөрмәтләделәр. Танылган гимнаст Виктория Рузанова, Владислав Макарихин һәм аларның тренеры Бари Сөләймановның кулын кысты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Виктория сәхнәгә авыртуын җиңеп чыкты – тантанага кадәр кыз соңгы ярышларда аягын җәрәхәтләгән иде. Бу кичтә Татарстанның иң яхшы спортчылары арасында Бөтенроссия ярышлары призерлары булган алексеевскилылар да бар иде. Алар - көрәшче Алена Аполлонова һәм бадминтончылар Виталина Кузьмина, Матвей Андряшин һәм Ризван Маннанов, шулай ук тренер Илья Черемных. Тагын бер бадминтончы Илмир Хәйретдинов тантанада катнаша алмады, чөнки хәзер ул Россия җыелма командасы составында Франциядә узачак Европа беренчелегенә әзерләнә.
Бүләкләү тантанасында яшь спортчыларны сәхнәдән Шамил Тарпищев, Елена Вяльбе кебек легендар һәм танылган спортчылар һәм башкалар котлады. Ә «Ел спортчысы» премиясе җиңүчесе, «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов залда утыручыларга спортта үҗәтлек һәм уңышлар теләде.
- Барлык коллегаларымны - тренерларны һәм методистларны «Иң яхшы спорт мәктәбе» номинациясендә җиңүләре белән котлыйм. Гел шундый булыгыз! Бу - безнең уртак җиңүебез, чөнки һәр тренер көн саен район, республика һәм илебезне таныткан спортчыларыбызны әзерләүгә үз өлешен кертә. Мондый вакыйгаларга малайлар һәм кызларны алар үз күзләре белән спорт легендаларын һәм иң яхшы спортчыларны күрсеннәр өчен чакырулары аеруча күңелле. Аларга карап, спортка нинди дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелүен күреп, аларда башка фикер - җиңүчеләрнең фикерләве туа, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Алексеевск спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров.