Шул рәвешчә, иң яхшы муниципаль берәмлеккә ел саен үткәрелә торган конкурска йомгак ясалды.
Безнең район делегациясен муниципалитет башлыгы Сергей Демидов җитәкләде. Зирекле авыл җирлеге җитәкчесе Валентина Данилова һәм Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Свистунов эш автомобильләре ачкычларын алдылар.
Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый вакыйга республикада матур традициягә әверелде. Муниципалитет вәкилләренә эш автомобильләре ачкычларын муниципаль берәмлекләр Советларының чираттагы съездын үткәрү көнендә тапшыралар.