Халыкара инвалидлар көне - календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата
сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантына һәм сәләтенә, куелган максатка үз сүзләрендә торып бара белүләренә битараф калмаганнарны берләштерә.
Бу көн җәмгыятебезгә
физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен дә,
аларның гадәти булмаган рухи көчләренә,
максатчанлыкларына, иң катлаулы шартларда да уңышка ирешә белүләренә соклану өчен дә үтә дә кирәк.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында
тантаналы чаралар узды. 4 декабрьдә концерт программасы белән
район мәдәният йортыннан «Вдохновение» хоры иҗат коллективы (хорның музыкаль җитәкчесе Гөлфания Казилова) чыгыш ясады.
Алар җыр-биюләр белән искиткеч концерт әзерләгәннәр иде, концерт программасы бик зур булды.
Ул төрледән-төрле танылган җырларны хор белән җырлауны гына түгел, ә бәлки шигырьләр укуны,
яңа җырларны ялгыз, дуэт һәм квартет белән башкаруларны, шулай ук бию һәм
юмористик миниатюраларны үз эченә алган иде.
5 декабрьдә социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм белән
шулай ук Ромодан авыл мәдәният йортының Егорова Ирина Владимировна җитәкчелегендәге «Сельчаночка» ансамбле дә котлады.
"Сельчаночка» артистлары хор белән һәм аерым-аерым рус халык җырларын һәм такмаклар башкардылар.
Чыгыш вакытында артистлар җылы һәм дустанә халәт тудыра алдылар,
һәркемгә күңелләренең бер кисәкчеген, игелек һәм елмаю бүләк иттеләр, аларга озак елларга нык сәламәтлек , күңел тынычлыгы, тормышка бетмәс-төкәнмәс кызыксыну, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын һәм җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.