Галия Мифтах кызы Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда хезмәт куя, урман кисә. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Кияүгә чыга, ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр
. Галия Мифтах кызының 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта
балалары белән яши.