Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   "Гаилә фермер династияләре" дигән конкурс игълан итә

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

 

Авылда яшәү һәм эшләү - ул үзенчәлекле тормыш рәвеше. Үзләренең сәләтләрен яраткан эшләрендә тапкан  хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек.

Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зуррак  ихтирамга лаек.

Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә

 "Татарстан Республикасы гаилә фермер династиясе" дигән республика конкурсы оештырды.

Конкурста  җиңүчеләр 100 әр мең сум акча алачак.

Кимендә ике буында  фермер булып торучы һәм гамәлдәге  крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә ике  КФХ башлыгы) катнаша ала. 

Династия башлыгы дип беренче буындагы КФХ башлыгы  табыла.

Конкурс нигезендә сайлап алу  критерийлары түбәндәгеләр:

- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (һәр  КФХ  әгъзасы

һәм даими хезмәткәр өчен  - 1 балл);

- гаилә фермер династиясе шәхси  эшмәкәрләренең  дәүләт реестрында теркәүнең гомуми срогы

 (һәр ел өчен -  1 балл).

Шунысы мөһим: КФХның салым бурычлары булырга тиеш түгел.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгы гаризалар һәм документларны  2020 елның 17 гыйнварына түбәндәге адрес буенча кабул итә:

420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3  нче кат,

309 нчы  бүлмә,  кадәр эш көннәрендә иртәнге  9 дан кичке 4 кә кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 221-67-53, 221-76-55.

Грант бирү тәртибе һәм документларның формалары турында тулырак мәгълүмат

сылтама буенча урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International