Игътибар: конкурс!

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

 Аны «Казан Кремле» Музей‑тыюлыгының Татарстанның Табигый тарих музее «Чиста ил» "Бердәм Россия" партиясенең федераль проекты һәм «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ярдәмендә оештыра.

"Альтернатив Яңа ел чыршысы” ‑" ел саен үткәрелә торган балалар иҗатының ачык конкурсы Яңа ел алдыннан чыршыларны саклап калуны пропагандалау һәм аларны матур альтернатив сәнгать композицияләренә алыштыру максаты белән үткәрелә.

Конкурсны үткәрү тәртибе

  1. 2019 елның 25 ноябреннән 15 декабренә кадәр  эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәкләр: Казан шәһәре, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Татарстанның Табигый тарих музее (керү зонасы). Почта җибәрү өчен Адрес: 420111 Татарстан, Казан шәһәре, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Татарстанның Табигый тарих музее.

Конкурс эшенә таләпләр:

- эшләнмәнең зурлыгы  (озынлыгы, биеклеге яки киңлеге) кимендә 30 см булырга тиеш;

- кул эшләре ясау өчен материал  хайван тиресе һәм мехыннан кала теләсә нинди;

- эш гариза  язу белән алып барыла (гариза формасы түбәндәрәк китерелгән);

- бер эшкә бер җитәкче;

- мәгариф учреждениесеннән иң яхшы эшләр  - мәктәп этабында җиңүчеләр эшләре җибәрелә (һәр конкурс буенча 5тән артык эш түгел).

Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килми торган эшләр конкурска кертелмәячәк.

 

  1. Һәр эшкә тәртип саны бирелә, автор турында мәгълүмат яшерен булачак.
  2. Музей фойесында конкурста катнашучылар эшеннән күргәзмә оештырыла. Музейга килгән һәр кеше 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр үзенә ошаган эш өчен тавыш бирә ала.3.Нәтиҗәләр ясау тәртибе: 2020 елның 15 гыйнварында оештыру комитеты  тавышларны санаячак. Иң күп тавыш җыйган эшләр җиңүче дип санала. Тавыш бирүнең йомгаклау ведомосте  музей сайтында һәм социаль челтәрләрдә күрсәтелми.

 

4.Оештыру комитеты теге яки бу эшне күргәзмәдә урнаштыру хокукын үзендә калдыра.

5.Оештыру комитеты билгеле бер номинацияләр һәм яшь буенча җиңүчеләрне сайларга хокуклы.

6.Бүләкләү тәртибе: бүләкләү 2020 елның 26 гыйнварында Татарстанның Табигый тарих музеенда узачак. Барлык катнашучылар да - катнашучы дипломы, җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләк алачак. Җитәкчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр.

7. 2020 елның 10 февраленә кадәр эшләрне кире алырга кирәк. Күрсәтелгән сроктан соң эшләр Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларына, Россия тыюлыкларына һәм милли паркларына бүләк итеп тапшырылалар.

Гариза язу формасы:

1.Катнашучының фамилиясе, исеме.

2.Белем бирү учреждениесенең исеме, сыйныфы.

3.Җитәкченең фамилиясе,  исеме, атасының исеме (бер эшкә бер җитәкче).

4.Эш исеме.

5.Элемтә өчен мәгълүмат: учреждениенең адресы, җитәкченең телефоны (кесә телефоны), электрон почта.

Барлык сораулар белән 576-80-35, 567-80-37 телефоннары буенча Татарстанның табигый тарих музеена яки электрон почта (tabigat06@mail.ru) аша мөрәҗәгать итегез.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International