Кабул итүдә авыл хуҗалыгы елына йомгак ясалды.
Ә иң яхшылар сертификатлар
һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Район башлыгы Сергей Демидов «Һөнәрләр буенча иң яхшылар» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «ВЗП Төньяк Алексеевск» АҖ механизаторы Фәнис Фәезов, «Алексеевск» халык предприятиесе комбайнчысы Петр Зайцев, «Элита» шоферы Владимир Белов, «Родина» колхозы сыер савучысы Елена Тюкарева һәм «Алга» колхозы бозау караучысы Рәзинә Вәлиева иң яхшылар бишлегенә керде. Шулай ук алдынгы сыер савучылар да билгеләп үтелде: Гөлнур Андреева ("Родина» колхозы), Гөлсинә Фәйзуллина («Алга» колхозы), Ольга Овчинникова («Алексеевск" халык предприятиесе) һәм алдынгы бозау караучылар Галина Зольдя («Левашево» терлекчелек комплексы), Марина Макарова ("Лебяжье" мегафермасы), Лариса Әхмәтова («Родина» колхозы).
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Наталья Марнаутованы бүләкләде.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов «Алга», «Родина» колхозларыннан һәм «Алексеевск" халык предприятиесеннән өч механизаторга: Айрат Абдрахмановка, Вячеслав Наместниковка һәм Владислав Кириловка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Рөстәм Хәмит улы КФХ башлыклары Мансур Хәлиуллинга һәм Рамил Сәлахетдиновка да бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, ректор «Левашево» торак комплексы терлекчесе Евгений Сисинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Район башлыгының Мактау грамоталары белән механизаторлар Виктор Уленгов ("Биләр" ВЗП) һәм Александр Чубаков ("Элита"), Михаил Ульянин (ВЗП "Төньяк Алексеевск"АҖ), Николай Рыжиков ("Алексеевск" халык предприятиесе); терлекчеләр Павел Плотников ("Алга"колхозы) һәм Илдус Хәкимов ("Родина" колхозы); шофер Вячеслав Сапожников ("Алексеевск" халык предприятиесе); "Алексеевск" халык предприятиесе башкарма директоры Степан Скворцов; Алексеевск сөт заводы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Василий Корнюшенко;"КООПТОРГ" кулланучылар җәмгыяте сатучысы Людмила Соколова ("КООПТОРГ" ) бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук 2019 елгы урып-җыюда катнашкан иң яхшы комбайнчылар һәм механизаторлар да бар иде. Болар -
Владимир Егоров («ВЗП Көньяк Алексеевск»АҖ), Владимир Тюкарев («Родина» колхозы), Петр Прокопьев («Родина» колхозы), Дмитрий Свистунов («ВЗП Төньяк Алексеевск» АҖ), Петр Зайцев (“Алексеевск” халык предприятиесе), Николай Егоров («ВЗП Көньяк Алексеевск» АҖ), Иван Захаров («ВЗП Көньяк Алексеевск» АҖ), Алексей Епифанов («ВЗП Көньяк Алексеевск» АҖ), Владислав Кирилов (“Алексеевск” халык предприятиесе), Александр Чичеров (“Алексеевск” халык предприятиесе), Ильяс Садыйков ("Алга" колхозы).
Муниципалитет башлыгы аграрийларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге авыр хезмәттә уңышлар теләде. Шулай ук җыелучыларны хуҗалык җитәкчеләре дә котлады.
***
Бәйрәм чарасы алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин җыелучыларга бер ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде:
- Район буенча 2019 ел уңышы өчен 51769 гектар җир эшкәртелде һәм кузаклы культуралар суктырылды, шул исәптән бөртеккә кукурузны да кертеп, 130887 тонна ашлык суктырылды. Уңышлылык һәр гектардан 25,3 центнер тәшкил итте. Силос һәм сенажка 168697 тонна яшел масса салынды, печән-14205 тонна әзерләнде. Уртача бер шартлы терлеккә 36 ц азык берәмлеге хәстәрләнде. Бу елның көзеннән булачак уңышны формалаштыру башланды, 23401 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 21 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 8,7 мең сыер, 1 меңгә якын ат бар, сарыклар саны 1219 баш тәшкил итә.
Бу елның 1 декабренә район хуҗалыклары 33 мең тонна сөт җитештерделәр, бер ел эчендә һәр сыерның савымы 149 кг га артты һәм 4678 кг тәшкил итте. Хәзерге вакытта сөт продукциясенә базарда ихтыяҗ зур, сөт җитештерүчеләр өчен сатып алу бәяләре шактый кызыктыргыч һәм бер литры 25 сум тәшкил итә, бу хуҗалыкларны савымны арттыруга этәрә. Ит җитештерү узган елгы дәрәҗәдә тора.